news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фермерлар эшче профессия сайлаган авыл баласын имтиханнардан азат итәргә тәкъдим итә

Чүпрәле районының фермерлар ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров мәктәпләрдә терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы турындагы фәннәрне укыту кирәк дип саный.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Яшьләрне авылда калдыру максатыннан, Чүпрәле районының фермерлар ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров эшче профессияне сайлаган балаларны имтиханнардан азат итәргә тәкъдим итте.

«Авылга кайту турында сөйләү модага керде, әмма яшәргә калу турында сүз бармый. Бүген авылда кадрлар кытлыгы. Ата-аналарның күбесе баласының киләчәген авылда күз алдына китерми. Авыл хуҗалыгы тармагында белем алган яшьләрнең күбесе үз белгечлеге буенча эшләми», — дип сөйләде ул Татарстан фермерлары съездында.

Равил Бикчуров яшьләрнең авылдан китү проблемасын чишү юлларын әйтте.

«Түләүсез яки льготалы торак белән тәэмин итү. Бюджет хисабына белем алган яшьләрдән авылга кайтып эшләүне таләп итәргә. Эшче профессиягә белем алучыларның уку процессын җиңеләйтергә. Югары уку йортына керергә теләмәгән һәм эшче профессияне сайлаган укучыларны мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан азат итәргә», — дип сөйләде ул.

Ул шулай ук мәктәпләрдә терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы турындагы фәннәрне укытуны да кирәк дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot