Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фермер Илшат Гомәров авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя күтәрелер дип фаразлады
Коры елдан соң рентабельлек күрсәткече бик түбәнгә төште, артык акча юк, шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә авыр булачак, ди ул.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Фермер һәм Алексеевск районының фермерлар ассоциациясе рәисе Илшат Гомәров авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр күтәрелер дип фаразлады.
«Авыл хуҗалыгы продукциясенә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Аның үзкыйммәте ашлама куллану, техника белән эш итү, ягулык куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Аларның барысына да бәя арта. Продукциянең үзкыйммәте быел бик артачак. Минемчә, җитештерелгән продукция кыйммәт булачак», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә авыр булачак. «Коры елдан соң рентабельлек күрсәткече бик түбәнгә төште, артык акча юк, шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә авыр булачак», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз