news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фермер Илшат Гомәров: Җәйнең коры булуы ихтимал

Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россия Федерациясенең атказанган агрономы, республикада эш башлаган беренче фермерларның берсе Илшат Гомәров бар. Ул 1979 елдан ук агроном булып эшли башлаган булган. Фермерлык белән 1991 елдан ук шөгыльләнә. Ул хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемалар турында сөйләде.

Фермер Илшат Гомәров: Җәйнең коры булуы ихтимал
Фото: Илшат Гомәров тәкъдим итте

«Авыл хуҗалыгында хәзергесе көндә проблемалар бик күп! Ләкин вазгыятькә төрле яктан карарга һәм хәл итү юлларын күзалларга кирәк. Быел чәчүлек мәйданнарын киметергә туры килде, чөнки игенчелек отышлы түгел. Быел менә 414 гектар чәчтек. Бөртеклеләрне генә чәчергә булдык, чөнки техник культуралардан рапсны гына үстерә идек, хәзер бик отышлы түгел. Техник культураларга корткычлар нык һөҗүм итүчән хәзер, шуңа күрә чәчмибез. Ә улым быел инде өчәр гектар кәбестә һәм бәрәңге утыртты. Аның терлекләре дә бар. Без инде эшне бергә алып барабыз диярлек. Инде оныклар да ярдәм итә.

Без чәчүне агрономик яктан оптималь вакытларда, апрель азагында башладык та 1 майларга чәчеп беттек. Кыш та карлы булды, бу көннәрдә яңгырлар яуды. Климат үзенчәлекләренә килгәндә, үземнең күзәтүләргә дә тукталсам – җәйнең коры булуы ихтимал. Коры җәй генә күрмәгәнне күрсәтмәсен!

Иң зур, төп проблеманы да әйтәсем килә: 2022 елдан бирле ашлыкка бәяләр бер дәрәҗәдә тора… Ә солярка, ашламаларга, техникаларга хаклар артты. Мин яшь фермерларны нык кызганам, алар финанс яктан зыянга китеп, кайберәүләре бер тиен акчасыз утырып калды. Безнең, өлкәнрәк фермерларның әле бераз булса да «финансовая подушка» бар, әмма ул да резина түгел! Берничә ел тагын да шундый хәлләр барса, фермерлыкның мәртәбәсе бетәр», – ди ул.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре фикерләрен «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев белешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot