news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Фермер хуҗалыгы” Россиядә иң күп эзләнгән сүзтезмәләр исемлегенә кергән

Google компаниясе интернетта эзләнгән иң популяр сүзләр һәм гыйбарәләр исемлеген игълан итте.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”) Россиялеләр быел интернетта иң күп эзләгән темалар исемлегенә “фермер хуҗалыгы” сүзтезмәсе дә кергән. Бу хакта Google компаниясе хәбәр итә. 

Иң популяр темалар – “Евро-2016”, “Евровидение 2016”, “Риодагы Олимпия уеннары”, “Pokemon GO” сүзләре. Россиялеләрнең актив рәвештә бизнесларын булдырырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләкләре бар дигән фикергә килергә була – “Хатын-кызларга шөгыль”, “Нульдән башлау”, “Чыныгу”, “Фермер хуҗалыгы” сүзләре дә иң популярлар исемлегенә кергән. 

Иң популяр фамилия – “Дональд Трамп”. Иң күп эзләнгән фильм – “Самый лучший день”. Шулай ук Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кулланган “Денег нет, но вы держитесь” гыйбарәсе дә еш кулланылар. 

Төркия популяр туристик юнәлеш булудан туктаган, россиялеләр Кырым, Тунис белән Төркиягә караганда күбрәк кызыксына. 

news_right_1
news_right_2
news_bot