Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фермер Фирзәр Гыйниятуллин: Безнең эшчәнлек атчылыкның табышлы бизнес булуын күрсәтә
XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында Татарстанның Теләче районыннан Фирзәр Гыйниятуллин «Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы» җәмгыяте эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
«Безнең хуҗалык тарихы 1990 елдан, Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин районда беренче сөтчелек юнәлешендә фермер хуҗалыгы ачканнан соң, башлана. Ә инде 1996 елда ул атчылык белән шөгыльләнүгә күчә, аерым алганда, ат спортын үстерүгә таба борыла. 2016 елда предприятие нәсел статусын ала һәм «Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.
Хуҗалык җитәкчесе, әтиебез – уникаль талант иясе. Сәгыйть Шәрифулла улы – «Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) атказанган фермеры», ике мәртәбә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Алтын медале белән бүләкләнде. Ул грамоталы идарәче генә түгел, ә милли «Көрәш» буенча спорт мастеры, актив җәмәгать эшлеклесе һәм үрнәк гаилә башлыгы. Без аның балалары: Ленар, Ильдар, Фирзәр һәм сеңлебез Гүзәлия әтиебез үрнәгендә спорт белән шөгелләндек, барыбыз да спорт мастерлары һәм барыбыз да әтиебез кебек үз эшебезне ачтык.
Хуҗалык чиста токымлы: татар, гарәп һәм инглиз токымлы атлар үрчетү буенча эш алып бара. 2026 нчы елның 1 ноябренә хуҗалыкта 501 баш нәселле атлар исәпләнә, шуларның 290 башы – бияләр. Хуҗалыкның финанс хәле тотрыклы. 2025 елда 4 млн. сум табыш алынган, акчалата керем 8 млн. сум булды. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 90 гектардан 166 гектарга кадәр арттырылды.
Безнең атлар Казан һәм Россиянең башка төбәкләре ипподромнарында даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Төп җиңүләр арасында:
- 2025 елда Барс РТ айгыры 1800 м дистанциядә «Аргамак» призын алды.
- «Айгөл», «Иртәнге Йолдыз», «Бәллүр Лалә», «Казан Фавориты» призларында һәм Казан Кубогында күпсанлы җиңүләр яуланды.
- 2009 елда ук инде гарәп һәм инглиз токымлы атлар Казан ипподромында беренче урыннарны яулаганнар иде.
Республика тарихында беренче тапкыр 2023 елда «Татарстан-Алтай» ат йорешендә катнашу хуҗалык тарихында аерым әһәмияткә ия. Алты татар токымлы ат, 38 көн эчендә 3000 километрдан артык араны үтеп, милли токымның чыдамлылыгын һәм уникаль сыйфатларын исбатладылар.
Хуҗалыкта ел саен 60 башка якын чиста токымлы атлар сатыла. Сату географиясе киң: Свердловск һәм Киров өлкәләре, Марий Эл Республикасы һәм чит илләрдән: Монголия Республикасы, Казахстан Республикасы.
2021 елда хуҗалык татар токымлы атлар үрчетүгә рәсми лицензия алды, бу безнең хуҗалыкка яңа мөмкинлекләр ачты.
Безнең хуҗалык базасында даими рәвештә семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрелә, бирегә тәҗрибә алмашу өчен күрше төбәкләрдән дә делегацияләр килә.
Безнең гаилә район чараларында даими катнаша, матди ярдәм күрсәтә һәм яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Безнең эшчәнлек атчылыкның табышлы һәм заманча бизнес булуын күрсәтә. Теләгәндә, хезмәтне тиешенчә оештырганда, җитәкчелегебезнең даими ярдәме булганда, атчылык белән дә акча эшләп була.
Инфраструктураны үстерүгә һәм нәсел материалы белән эшләүгә инвестицияләр кертү яхшы нәтиҗәләр бирә. Хуҗалыкны алга таба үстерү татар токымын саклап калуга, сатуны арттыруга һәм терлекчелектә яңа технологияләр кертүгә юнәлдереләчәк.
Татар авылында, татар гаиләсендә татар аты да асыралса начар түгелдер инде ул. Юкка гына безнең халкыбыз: «Аты барның, эше бар димәгән», – дип сөйләде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз