news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фермер Фәрит Нәбиуллин: Татар токымлы атларны һәр районда булдырырга кирәк

Татар токымлы атлар РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде.

Фермер Фәрит Нәбиуллин: Татар токымлы атларны һәр районда булдырырга кирәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстанның Лениногорск районы Югары Каран авылында ферма тоткан эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин татар токымлы атларны республика күләмендә үрчетергә кирәк дигән фикерен белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйтте. Фермер үзе 2010 елдан татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

4 декабрьдә татар токымлы атлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгән. Бу турыда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Әлеге яңалыкны шатланып кабул иттем, чөнки милләтебезгә горурлыгыбызны кайтарабыз. Ат ул – безнең брендыбыз булырга тиеш”, - диде Фәрит Нәбиуллин.

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә расланганчы, аның агрофирмасына Мәскәүдән, Рязаньнан берничә тапкыр комиссияләр килеп киткән.

•Фәрит Нәбиуллин – Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” ат утары хуҗасы. Биредә ел саен “Бәйге” дип исемләнгән чабышлар уздыра. Хуҗалыгына беренче татар атларын ул Туймазы, Чиләбедән алып кайткан. Бу атлар гәүдәгә зур түгел, 500-550 килограмм авырлыкта, буйлары 135 см чамасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100