Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фердинат Дәүләтшин Татарстанның Чирмешән районы башлыгы вазифасыннан китте
Татарстанның Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, яңа эшкә күчү сәбәпле, муниципалитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде. Бу хакта район советының чираттан тыш утырышында игълан ителде.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән килештереп, мин башка эшкә күчү турында карарга килдем. Күрсәткән ышанычыгыз өчен зур рәхмәт», - диде Дәүләтшин.
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, алга таба Дәүләтшин «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясендә вазифа биләячәк.
«Җитәкчелекнең алышынуы – район өчен бик мөһим мәсьәлә, чөнки районның үсеше аны кем җитәкләячәгенә бәйле», - дип искәртте Сәфәров.
Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин 1960 елның 28 июнендә Әлки районы Базарлы Матак авылында туган. Хезмәт юлын ВЛКСМның Әлки район комитетында башлап җибәргән. 1999 елда Әлки районын җитәкли һәм 2014 елга кадәр әлеге вазифаны башкара. 2020 елда Чирмешән районы башлыгы итеп билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз