news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фердинанд Сәлахов: Резидәнең тавышы - табигатьтән бирелә торган бик сирәк тавыш

Фердинанд Сәлахов: Резидәнең тавышы - табигатьтән бирелә торган бик сирәк тавыш
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов Резидә Шәрәфиеваның тавышын бик сирәк очрый торган һәм үзенчәлекле тавыш дип атады. Бу хакта ул «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган хушлашу мәрасимендә әйтте.

«Татар җыр сәхнәсе үзенең гүзәл асылташын туган туфрагына озата. Резидә тышкы формасы, эчке сафлыгы белән гел аерылып, үзе бер планета булып яшәде. Гади генә җырчы булса да, бик авыр чыкты сәхнәгә, чөнки мондый тавышлар әле бездә юк, ул булмады. Аныкы кебек тавышлар белән консерваторияләрдә дә эшләү бик авыр. Ул табигатьтән бик сирәк бирелә торган торган тавыш, һәм ул үз тавышы белән бик оста идарә итә белә иде. Җырларны сайлап ала һәм, эстрада таләпләренә туры китереп, профессиональ дәрәҗәдә башкара белде», – ди ул.

Артист аның бәхетле җырчы булуын билгеләде. «30 елга якын иҗат гомерендә бик бәхетле җырчы булып яшәде, чөнки тамашачылы булды, ә җырчының бәхете тамашачыдан тора. Сәхнәне, туганнарын, гомумән, кешеләргә булган җылы мәхәббәте белән үзенә мәхәббәт казанды», – дип искәртте.

Фердинанд Сәлахов бергә эшләгән кешеңнең үле тәнен күрү бик авыр булуын да әйтеп узды.

«Бер сәхнәдә, бер гримеркада эшләгән, бергә утырып ашаган кешене менә шушы җирдә күрү бик авыр. Әмма авырлыкларны безгә Резидә кебек күтәрә белергә кирәк, ул бөтен авырлыкны үз иңендә күтәрә белде: гаилә авырлыкларын да, үзенең иҗади авырлыкларын да. Резидә яктырып янды һәм шәм булып эреде. Җырчыларны һәрвакыт кошлар, сандугачлар белән тиңлиләр. Һич шикләнмим, ул җирнең кошы булачак», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot