– Сез Илһам Шакировны авылдаш, бөек җырчы, кемнеңдер улы икәнен беләсез, ә без аны күп төрле – бәхетле, бик үк бәхетле булмаган, күз яшьләре булган Илһамны, аның ач вакытын, тук вакытын, күңелле, сагышлы вакытларын – бик күп төрле Илһам Шакировны беләбез. Без шуның белән бәхетле дә. Бүген без аның җырларын күңелебездә яшәтәбез, сәхнәләргә алып чыгабыз. Бу бөек исем татар яшәгәндә яшәячәк. Һәм ул бөек кешене сез – сезнең җир, шушы туфрак биргән. Шушы туфракның кадерен белеп, үзегез дә бөек булып яшәгез. Бүгенге чаралар үзебез өчен, милләт булып яшәр өчен кирәк. Илһам абый бөтен гомерен татар – татар булып, милләт булып яшәсен өчен тырышуга багышлады. Без шул эшне дәвам итсәк иде, – дип сөйләгән иде ул.
Илһам Шакировның туган төбәгендә узган концерт турында тулырак «Интертат» сайтында Зөлфия Шәвәлиева язмасында укый аласыз.