news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фердинанд Сәлахов: Илһам Шакиров премиясен алу - зур җаваплылык

Фердинанд Сәлахов: Илһам Шакиров премиясен алу - зур җаваплылык
Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов фикеренчә, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен алу - зур җаваплылык.

«Горурландыра, куркыта. Премиясен алып кесәгә салып куярга була, әмма җаваплылык өстәлә. Илһам абыйның битенә кызыллык китерергә тиеш түгелсең. Исән вакытында ук ул мине үз канаты астына алып, иҗат юлына этәреп торды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фердинанд Сәлахов 1981 елда 3нче курс студенты буларак филармонияга җырчы буларак кабул ителгән.

«38 ел иңгә-иң Илһам Шакиров белән бер урында - филармониядә эшләдек. Аның планкасы бик югары булды. Безгә шул планкага омтылырга кирәк. Илһам абый бик күп ярдәм итте, укытучым булды. Илһам Шакиров тудырган классик җырларны бүген тудыра алабызмы? Уйланырга нигез бар», - диде быелгы премия иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100