Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фердинанд Сәлахов: Филармония Айдар Фәйзрахмановлы булуы белән бәхетле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим иттеләр. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов бу чара уңаеннан фикерен белдерде.
«Мин Айдар Фәйзрахманов белән 45 ел сәхнәдә эшлим. Миңа 10 яшь булганда таныштык. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Айдар Фәйзрахмановлы булуы белән шулкадәр бәхетле. Чөнки андый җитәкчеләр көн саен тумый. Ул уникаль, талантлы шәхес. Шигъриятне, шагыйрьләрне белә, алар белән аралаша һәм шигырьләренә көй сала», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Айдар Фәйзрахманов сәнгать өлкәсендә революция ясаган кеше. «Чөнки ул борынгы җырлар белән бергә композитор әсәрләреннән дә дастаннар эшли башлады. Мәсгудә Шәмсетдинованың бер җырын ул дастан итеп тәкъдим итте: күп тавышларга бүлеп, вокал фәненең бөтен алымнарын кулланып, «шедевр» ясады. Вакытлар узганнан соң, ул да шулай ук борынгы җырлар рәтенә керер дип уйлыйм», - диде ул.
«Бүгенге көндә иҗат ителеп, тамашачыга тәкъдим ителгән җырлар да, еллар узганнан соң, фольклор әсәре булып калачак. Айдар Фәйзрахманов - камил вокал үрнәге. Академик җырчы да ул, эстрада җырчысы да. Музыка уен коралларында да уйный белә. Баянчы буларак, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап килгән музыкантларны уйнарга өйрәтте», - диде Фердинанд Сәлахов.
- Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз