Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фердинанд Сәлахов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде
Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев юбилярга котлау хаты җибәргән.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 65 яшьлек юбилей кичәсен уздыра. Әлеге тамашада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов юбилярга «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.
«Бүген без Фердинанд абыйның зур, матур юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гел яшь, элегант, заманча булып кала. Аның җырлары халык күңелен яулап алды», — диде Ленар Хәкимҗанов.
Соңыннан мәдәният министры урынбасары Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды.
Кичәне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә ике тапкыр үлемнән калуы, бер дә ишетелмәгән җырларны табып дөньяга чыгаруы, җиде миллион татар халкына 25 профессиональ җырчы булуын һәм Ярамир Низаметдиновның язмышы хакында сөйләде. Әңгәмәне «Интертат» сайтында укып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз