news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фердинанд Сәлахов белән Ярамир Низаметдиновны җырга мәхәббәт берләштерә

Фердинанд Сәлахов яшь артист Ярамир Низаметдинов белән бергә яңа форматтагы концерт тәкъдим итә.

Фердинанд Сәлахов белән Ярамир Низаметдиновны җырга мәхәббәт берләштерә
Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов бүген хатын-кыз тамашачыларыбыз өчен яшь артист Ярамир Низаметдинов белән бергә яңа форматтагы концерт тәкъдим итә. «Язгы гөлләр сезгә» дип исемләнгән өр-яңа программасында алар «Бер Аваз» дуэтының солистлары буларак чыгыш ясый.

Программада - халкыбызның сирәк башкарыла торган борынгы көйләре, композиторларыбызның классик әсәрләре, яңа эстрада җырлары. Концертның кунаклары – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева һәм Татарстанның атказанган артисты Мәликә.

Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтә. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/175/

"Татар-информ" хәбәрчесе концерт алдыннан Фердинанд Сәлахов белән аралашты. "Безне җырга-музыкага мәхәббәт берләштерә. Тавышларыбыз туры килә, - ди Фердинанд Сәлахов. - Дуэтыбызны "Бер аваз" дип атадык. Музыка телендә ул унисон була инде".

Концерт программасыннан күренгәнчә, 40 елга якын сәхнә стажы булган халыкчан тавышлы Фердинанд Сәлахов белән академик тавышлы яшь артист Ярамир Низаметдиновны татар эстрадасына профессиональ караш берләштерә. Программада башкару өчен иң авыр булган халык җырлары яңгырый.

Фердинанд Сәлахов үзләренең дуэт булып инде 5 ел җырлауларын, "Бер аваз" дуэтының дөнья буйлап чыгышлар ясавын, аларның композицияләренең интернетта актив каралуын әйтә.

Концерт башланыр алдыннан җырчыларны тамашачыга Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, журналист Гөлназ Шәйхи тәкъдим итте. Концерт Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең тулы залында бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot