news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Феликс Якупов: Гармун – гади музыка коралы гына түгел, күбрәк мәгънәгә ия

Хәзерге көндә авыл җирендә дә гармунчылар сирәк, ә инде бу музыкаль инструмент ватыла калса – аны төзәтүчеләрне табу бигрәк тә кыен, һәм андый кешеләр алтын бөртегенә тиң. Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә яшәүче Феликс абый Якупов шундыйлардан. Аңа гармун төзәтергә Башкортстаннан да, Татарстаннан да халык агыла.

Феликс Якупов: Гармун – гади музыка коралы гына түгел, күбрәк мәгънәгә ия
Фото: дизайн - Ильяс Хаҗиев

«Гармунны саклап тотсаң – ватылмый. Ә еш кулланышта булса – «телләр»е яки, гади итеп әйткәндә, уйнаган сыбызгылары сына. Гадәттә, алар җиз чыбыктан, кайвакыт көмештән эретеп ясала. Эше күп аның, нык вак элементлар белән эшләргә кирәк. Бик тыныч булу кирәк. Гармуннарны көйләгәндә, хәтта, хатыным Эльмира да борчымый тора. Иске гармуннарны күп китерәләр, иске инструментны «гасыр тузаны» дип атыйм.

Гармунны әйбәт кенә саклаганда, 20 еллап тора ала. Гармун тавышы – һәркайсыныкы үзенчә, ләкин нинди агачтан ясалуы да моңа тәэсир итмичә калмый.

Берсендә өемә халык артисты Фән Вәлиәхмәтов килеп керде. Кулындагы легендар мастер булган Зилиар Мухъяров эшләп биргән тальянының телләре әйбәт кенә сынган. Йомышын әйткәч, мине ничек эзләп таптың, дип сорадым. Казандагы концертларның берсендә артистлар инструментлар турында сөйләшеп торганда ишетеп алган булып чыкты. Аннары Фән абый 16 ел минем янга йөрде, гармуны аз гына ватыла башладымы, килеп җитә иде. Үзе белән концертларга да йөртте, зур сәхнәләрдә чыгыш ясатты. Фән Вәлиәхмәтов – Илһам Шакировтан кала халык җырларын башкаручы бөек мэтр иде. Аны беркайчан да онытырлык түгел.

Гармун – гади музыка коралы гына түгел, күбрәк мәгънәгә ия. Ул йортның бер өлешен, кул җылысын үз эченә алган. Бу гармун тавышы безнең солдатларны дәртләндереп җибәрсен, аларны туган якта ничек көтүләрен һәм алар белән горурлануларын исләренә төшерсен», – ди ул.

Феликс Якупов белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot