news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фельдшер-акушерлык пунктларын район хастаханәләренә телемедицина ярдәмендә тоташтырачаклар

Технологияләр пациентларга үз торак пунктларыннан чыкмыйча гына белгечләрдән тиешле ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.

Фельдшер-акушерлык пунктларын район хастаханәләренә телемедицина ярдәмендә тоташтырачаклар
архив/Султан Исхаков, Регина Гумарова

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Фельдшер-акушерлык пунктларын телемедицина ярдәмендә Татарстанның район хастаханәләренә тоташтырачаклар. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Эш шунда, кайбер фельдшер-акушерлык пунктлары Үзәк район хастаханәләреннән 60-70 чакрым ераклыкта урнашкан. Пациентлар бирегә килә, аны карыйлар һәм Үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Анда пациент анализлар тапшыра һәм кире кайтып китә. Диагноз куйганчы шул рәвешле берничә тапкыр кабатлана. Сүз дә юк, бу уңайсыз да, кыйммәткә дә төшә. Шуны күздә тотып, без Әлмәттә сынау проектын гамәлгә ашырырга керештек, ул медицина ярдәме күрсәтүне оптимальләштерергә тиеш. Районның биш фельдшер-акушерлык пунктын телемедицина ярдәмендә җирле хастаханәгә тоташтырдык. Хәзер пациент фельдшер янына килә, фельдшер урында Үзәк район хастаханәсе табибы белән элемтәгә керә, шуннан соң белгечләр анализлар һәм тикшеренүләр нигезендә бергәләп диагноз куя», - дип аңлатты Марат Садыйков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100