news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре эшли башлаячак

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре эшли башлаячак
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре – кече шәфкать туташлары эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Кайбер районнарда, авылларда фельдшерлар җитмәү проблемасы чыннан да бар. ФАП була торып та, эшләргә хезмәткәр юк. Хәзер бу проблеманы хәл итү максатыннан, ФАПлар күрше авылларны да үз карамагына ала», – диде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстан Оренбург өлкәсе тәҗрибәсен кулланырга ниятли. «Оренбург өлкәсендә Үзәк район хастаханәсе һәм ФАПлар арасында ара ерак, шуңа алар фельдшер ярдәмчесе төшенчәсен керткәннәр. Ул кече шәфкать туташы дигән сүз. ФАПлар булмаган урында, алты ай дәвамында билгеле бер күнекмәләргә өйрәтү буенча укыту оештыралар, фельдшерларга кадрлар кытлыгы мәсьәләсе шулай чишелә», – диде Марсель Миңнуллин.

«Узган атнада бу хакта медицина көллияте белән дә сөйләшү булды. Сентябрьдән кыска вакытлы курсларны башларга җыенабыз. ФАП булган һәр авылдан бер кандидат укытырга җибәреләчәк. Яшь, өметле кыз булса тагын да яхшырак. 1600 ләп белгеч кирәк дип исәпләп чыгардык. Фельдшер булмаган ФАПларда гына түгел, фельдшер булган урыннарда да ярдәмчеләр, санитаркалар, кече шәфкать туташлары булачак», – дип белдерде министр.

Марсель Миңнуллин әйтүенчә, бу курсларда цифрлаштыру элементлары да кертелә. «Фельдшер ярдәмчесе вазифаларына интернетта эшләү, билгеле бер күрсәтчкеләрне участок терапевтына хастаханәгә җибәрү керә. Канда шикәр күләме, кан басымы, ЭКГ, сатурация кебек күрсәткечләрне юлларга тиеш булачак», – дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100