Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Фехтование буенча Россия беренчелегендә Татарстан үсмерләре дә җиңү яулады
^Фехтование буенча Россия беренчелегендә Татарстан үсмерләре дә җиңү яулады
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Фехтование буенча Череповецта төгәлләнгән Россия беренчелегендә, көмеш һәм бронза бүләкләүләренә лаеклы дип табылган үсмерләр арасында, фехтование буенча республиканың махсуслаштырылган балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән дә вәкилләр булган. Алар шәхси рәвештә һәм командалары белән бергәлектә дә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән.
Кылыч белән ярышуда Александр Падеров икенче урынга чыккан, ә Алиса Морозкина шапагачы хатын-кызлар ярышында өченче урынга билгеләнгән. Команда турнирында үсмер кызлар уенын аерып китү урынлы булыр иде. Елена Шашарина, Регина Галиева, Кристина Пантелеева һәм Резедә Садыйкова кебек спортчылардан торган шпагачылар командасына “көмеш” тәти. Рапирада (фехтованиедә кулланыла торган дүрт кырлы корал) безнең кызлар – Камилла Гафурҗанова, Екатерина Шибанова, Евгения Никитина һәм Ксения Бармина “бронза” белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз