news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федосеев урамында төзелә торган мәчеткә "Сөембикә" исеме бирәсе килә – Әлмирә Әдиятуллина

"Шушы көннәрдә әлеге сорау белән мөфтигә керергә җыенам", – дип белдерде абыстай.

(Казан, 26 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова) “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина Федосеев урамында төзелә торган мәчеткә “Сөембикә” исеме бирергә тели. Бу турыда ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.
 
“Шушы көннәрдә әлеге  мәсьәлә буенча мөфтигә керергә җыенам.  Диния нәзарәтенә барып, бу сорауны бер кат күтәргән идем инде. Әлеге мәчетне эшмәкәрләр төзи икән. Хәзер шунда барып, эшмәкәрләрне дә күреп, сөйләшеп карыйсым килә”, – дип белдерде абыстай.
 
Бактың исә, “Сөембикә” мәчете булдыру турында сөйләшүләр күптән бара икән инде.
 
“Без башта бу мәчетне Мәскәү районында төзербез дип ниятләгән идек. Тик ул җирне сатып җибәрделәр. Йомшаклык  аркасында, ныклык күрсәтә алмаганга, җирне ычкындырдык. Хәзер инде, бәлки, шушы Федосеев урамында төзелә торган мәчеткә “Сөембикә” исеме биреп булмасмы дип йөрибез”, – диде Әлмирә Әдиятуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100