news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федоровское мәктәбе капиталь төзекләндерү буенча – беренче урында

Республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында үткәрелгән конкурска нәтиҗә чыгарылды

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Быел капиталь ремонт программасы буенча Татарстанда 159, шул исәптән 8 коррекцион мәктәп, төзекләндерелгән.

Бәйгедә капиталь ремонт программасына кергән барлык гомумбелем бирү һәм коррекцион мәктәпләр катнашты. Экспертлар, әлеге мәктәпләргә барып, капиталь ремонтның сыйфатын урыннарда тикшерде.

Биш мәктәп ремонт эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Шулар арасында Кайбыч районының Евгений Тутаев исемендәге Федоровское мәктәбе беренче урынга лаек булды, дип игълан итте “Кайбыч таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot