news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федор Кудряшов: Месси үзе генә биш-алты уенчыга тора

«Рубин» футболчысы Россия җыелмасы составында Аргентина командасына каршы уенга әзерләнә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Новогорскида җыеннар узучы Россия футбол җыелмасы ике контроль матчка – 11 ноябрьдә Аргентина һәм 14 ноябрьдә Испания командалары белән уенга әзерләнә. Ил җыелмасы составында Казанның «Рубин» футбол командасы сакчысы Федор Кудряшов та бар.

«Аргентина – дөньядагы иң көчле җыелма командаларның берсе. Анда югары осталыкка ия футболчылар чыгыш ясый. Аларга каршы уйнау кызыклы булачак», – дип белдерде ачык күнегүләрдән соң Федор Кудряшов журналистларга. Бу хакта Россия футбол берлеге матбугат хезмәте җиткерә.

Ул шулай ук Аргентина җыелмасында уйнаучы дөньядагы иң көчле футболчыларның берсе Лионель Мессига ничек каршы торырга җыенулары хакында да фикерләрен җиткергән.

«Мессины ничек туктатыргамы? Аңлатырлар. Тренерлар Аргентина уенчыларына ничек каршы торырга, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген кирәклеген аңлатыр. Мессига каршы уйнасам, яхшы булыр иде. Дөньяның иң көчле футболчысына каршы чыгу кызыклы булачак. «Зенит»ка каршы уенда Аргентинаның өч уенчысын тотып булды, дисезме? Месси бит үзе генә дә биш-алты футболчыга тора», – ди Кудряшов.

Уенчы шулай ук үз клубы – «Рубин»дагы хәлләр турында да фикерен җиткергән.

«Туладагы чираттагы матч команданың кризистан чыгу-чыкмавын күрсәтәчәк. Пауза вакытында җитешсезлекләр өстендә эшләргә мөмкин булачак», – дигән футболчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100