Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федор Конюхов, океанга сәяхәттән соң, Татарстанда музей булдыруны ниятли
Танылган сәяхәтче Федор Конюхов, океанга сәяхәттән соң, Татарстанда музей булдыруны ниятли. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Татарстан буенча йөреп, аның матурлыгын күреп сокландым һәм монда яңа проектлар өчен мөмкинлекләр булуына инандым. Без музей булдыру идеясе турында сөйләштек. Экспедициядән соң, сал шул музейга куелачак», – диде Конюхов.
Сәяхәтче, шулай ук, төрле зур территорияләрдә агач утырту проекты турында әйтте. «Экологик хәлен яхшыртырга, торгызырга кирәк булган җирләрдә, элекке чүплек урыннарында агачлар утыртылачак. Россиянең төрле төбәкләреннән үсентеләр киләчәк. Якутиядән агачлар миңа килеп җитте инде», – диде.
- Федор Конюхов махсус экспедиция өчен әзерләнә торган МИРРИКО җилкәнле салында Тын, Һинд, Атлантик океннар аша сәфәргә чыгачак. 2026 елның декабрендә Чилида Вальпараисо портыннан кузгала. Экспедициянең финиш ноктасы Австралиядә булачак. Сәяхәтнең төп максаты – океанда микропластик өемен өйрәнү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз