Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федор Конюхов өч океан аша сәфәренең төп максатын әйтте
Танылган сәяхәтче, язучы Федор Конюхов махсус экспедиция өчен әзерләнә торган МИРРИКО җилкәнле салында Тын, Һинд, Атлантик океннар аша сәфәргә чыгарга әзерләнә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ул океандагы зур чүплек утравын өйрәнергә баруы турында һәм микропластик сулыкларны бик пычратуы турында сөйләде.
Матбугат очрашуында катнашкан журналистларның берсеннән «анда баруыгызның максаты анык аңлашылмый, чүплекне иярченнән генә дә күзәтеп була бит» дигән сорау яңгырады.
«Иярченнән күренсә дә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп булмый бит. Бер илнең дә барасы килми, «анда барудан безгә нәрсә була» диләр. Беркем бармый, хәтта галимнәр дә, «безнең институтның анда җибәрергә корабы юк» диләр, шуңа күрә безнең үрнәк күрсәтәсебез килә. Шул чүп үрнәкләрен алып тикшерергә кирәк. Бәлки, бездән соң тагын баручылар бар», – дип аңлатты Федор Конюхов сәяхәтенең максатын.
Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, Конюховның шундый идея белән чыгуы, проблеманы күрсәтүе – үзе үк бик мөһим эш. «Проблемага һәркем дә беренче адым атлый алмый», – диде ул.
Федор Конюхов 2026 елның декабрендә Чилида Вальпараисо портыннан кузгала. Экспедициянең финиш ноктасы Австралиядә булачак.
Тын океанның төньяк өлешендә зур чүплек мәйданы елдан ел киңәя бара. Элек бу «утрау» штормнар белән таркала торган булган, хәзер чүп шулкадәр арткан ки, шунда берегеп, штормнар белән дә суга таралмый. Фёдор Конюхов чүплекнең күләмен өйрәнеп, аны МИРРИКО салында урап чыгарга ниятли һәм иярченле маяклар ярдәмендә картада төгәр чикләрен билгеләячәк. Сәяхәтче видео-көндәлек алып барачак, су үрнәкләрен алачак, океанның өске катламнары температурасын үлчәячәк.
Әлеге эзләнү экспедициясе микропластикка каршы көрәштә инновацион биотехнологик карарлар булдыруда бизнес һәм фән көчен берләштерәчәк. Җыелган мәгълүматлар сулыкларны чистарту буенча карарлар чыгару өчен Татарстанның биотехнологик кластер компанияләренә тапшырылачак.
Федор Конюхов рекорд экспедицияләре белән танылган: дүрт тапкыр дөнья тирәли йөзгән, Атлантиканы 15 тапкыр кисеп чыккан, дөньяның төрле почмакларында җиде тау түбәсенә менгән. Ул моңа ирешкән бердәнбер Россия кешесе. Конюхов Җирнең биш полюсына барып җиткән, һава шарында ялгызы дөнья тирәли әйләнеп, ике дөнья рекорды куйган.
Сәяәхәтләрдән тыш, Федор Конюхов фән, сәнгать белән шөгыльләнә. Аның сәяхәтләр, табигать бәла-казаларын җиңеп чыгу турында 26 китабы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз