news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федор Конюхов махсус салда өч океан аша дөнья тирәли сәяхәткә җыена

Легендар сәяхәтче, язучы Федор Конюхов өч океан аша дөнья тирәли сәфәргә җыена. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында МИРРИКО җилкәнле салында халыкара экспедициягә багышланган матбугат конференцясендә сәяхәтче шул хакта сөйләде.

Дөнья океанында микропластик аркасында экологиягә зыян килә. Белгечләр шуңа борчыла. «Без океаннан ерак яшибез бит. Күпләр «микропластик проблемасы безгә ничек кагылсын» дип уйларга мөмкин. Тын океанда чүп-чардан тулы бер утрау пәйда булган, бөек ил буларак без битараф калырга тиеш түгел. Җир шары бар кешенеке дә», – ди Федор Конюхов.

Ул океанда яшәүче балыкларның да микропластик калдыкларын йотуын һәм аның аннары кеше организмына эләгү ихтималын әйтте.

Федор Конюхов Тын, Һинд, Атлантик океаннарын шушы сәфәр өчен әзерләнә торган махсус көймәдә гизеп чыгарга әзерләнә. Сәяхәтче экспедициягә 2026 елның декабрендә кузгала. 160 көн эчендә ул Австралиягә кадәр юл үтеп, Тын океандагы зур чүп утравын өйрәнергә ниятли.

Матбугат очрашуында белгечләр океннарны пычратмаска өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot