Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советында торак бәясенең 25 процентка артачагын фаразладылар
Бәяләр төзелеш компанияләре өчен кредит ставкаларының югары булуы аркасында күтәреләчәк.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россиядә алдагы ике елда күчемсез милек бәясе 25 процентка артырга мөмкин, дип саныйлар Федерация Советында. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Бәяләр төзелеш компанияләре өчен кредит ставкаларының югары булуы һәм аларның үз капиталына катгый таләпләр куюы аркасында күтәреләчәк, дип фаразлый Федерация Советының Аграр-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты экспертлары.
Торак бәясенең артачагы киләсе елның җәендә билгеле булачак, дип искәртте комитет рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский. Аның сүзләренчә, бу вакытта эскроу-счетлар гамәлгә кертелгәнче башланган барлык төзелешләрдә дә эшләр тәмамланачак. Моннан тыш, базарны да монополияләштерәчәкләр, ди Лисовский.
«Мәскәүдә торак бәясе якынча – 13, Яңа Мәскәүдә 9-12 процентка артты инде», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз