news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы Уен бизнесын дәүләти җайга салу турында законны хуплады

Федерация Советы Уен бизнесын дәүләти җайга салу турында законны хуплады

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Федерация Советы үзенең утырышында уен бизнесының нигезләрен билгеләүче “Азартлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләти җайга салу турында” законны хуплады, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Югары палатаның Икътисади сәясәт комитеты башлыгы Оганес Оганян билгеләп узганча, закон биржалар эшчәнлегенә йогынты ясамый. “Закон кайбер субъектлар территорияләрендә уен зоналарын булдыруны күз алдында тота. Сүз Алтай, Приморье крайлары, шулай ук Калининград өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Краснодар крае чикләре турында бара”, - дип аңлатып узды ул. Сенатор шулай ук закон авыл җирлекләре һәм шәһәр чикләрендә уен зоналарын оештыруны тыю да күз алдында тота, диде.

Өстәвенә, РФ субъектларына төбәк территорияләрендә уен биналарын ябу турында карарларны мөстәкыйль кабул итү хокукын тәэмин итүне дә истә тотыла. “Закон нигезендә, уен бизнесын оештыручы юридик затларның уен автоматлары заллары оештыру буенча эшчәнлек өчен чиста активлары 600 миллион сумнан да ким булмаска тиеш”, - дип ассызыклады комитет башлыгы. Шул ук вакытта, букмекерлык конторалары һәм юридик затларның – тотализатор оештыручыларның чиста активлары 100 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. Ә уен бинасын ачу өчен махсус рөхсәт алырга кирәк булачак, ул оештыручыга биш ел вакыт белән биреләчәк.

“Уен биналары территорияләрендә ачылачак уен биналары өчен катгый чикләүләр расланачак”, - дип хәбәр итте О.Огонян. Аерым алганда, сүз уен залларында урнаштырылган уен автоматларының саны 100 квадрат мәйданда - 50дән ким, ә казинода 800 квадрат метр мәйданда 10 уен автоматыннан да ким булмаска тиешлеге турында бара. Өстәвенә, закон нигезендә, уен автоматының технологик отыш мөмкинлеге 90 проценттан да түбәнрәк булырга тиеш түгел.

Законда шулай ук уен зоналарыннан читтә букмекерлык конторалары һәм тотализаторларда азартлы уеннарны үткәрүне оештыру турында бүлек бар һәм ул интернет һәм башка мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр нигезендә азартлы уеннар уздыруга махсус тыю кертә.

Комитет башлыгы сүзләренә караганда, закон таләпләренә туры килгән уен биналары үз эшләрен махсус рөхсәт алмыйча 2009 елның 30 июненә кадәр дәвам итә ала. Ә закон таләпләренә туры килмәгән уен биналары 2007 елның 1 июлендә ябылачак. “Уен зоналарында урнашмаган уен биналары 2009 елның 1 июлендә ябылачак”, - диде О.Огонян.

Документ парламентның түбән һәм югары палаталары тарафыннан хупланганнан соң, РФ Президентына кул куярга тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot