news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы транспорт салымын арттыру турындагы законны кире какты

Федерация Советы транспорт салымы проектын эшләп бетерергә җибәрде

(Казан, 18 ноябрь, “Татар–информ”). РФ Федерация Советы бүгенге утырышта транспорт чараларының барлык категорияләре буенча салым ставкаларын ике тапкыр арттыруны күздә тоткан законны кире какты.
Аерым алганда, двигателенең куәте 100 ат көченә кадәр булган җиңел автомобильләргә 1 ат көченә – 10, двигателенең куәте 150 ат көченнән артып киткән автомобильләргә 1 ат көченә 60 сум күләмендә салым салу күздә тотылган иде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Федерация Советы транспорт салымы проектын эшләп бетерергә җибәрде. Югары палатада тавыш бирүнең нәтиҗәсе алдан билгеләнгән иде. Моннан ике көн элек сенаторлар закон проектын Дәүләт Думасы тәкъдим иткән рәвештә кабул итәргә ярамый дип белдерде. Моның белән Борис Грызлов та килеште.
Сишәмбе көнне әлеге мәсьәлә белән Президент администрациясенең дә кызыксынуы билгеле булды. Анда узган киңәшмәдә транспорт салымы ставкасын арттыру максатка ярашлы түгел дип табылды, шулай ук закон чыгаручыларга карарны яңадан тикшерергә һәм транспорт салымы ставкасын артыруны гамәлдән чыгаручы норма кабул итәргә тәкъдим ителде. Бу “закон проекты тирәсендә кызу бәхәсләр алып баруның” нәтиҗәләре белән аңлатыла, дип хәбәр итә top.rbc.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100