news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы телемедицина турындагы канунны хуплады

Парламент тарафыннан кабул ителгән документ пациентны дистанцион кабул итү һәм аның хәлен ерактан торып күзәтүне оештыру мөмкинлеген бирә.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасын булдыруны күздә тотучы телемедицина турындагы канун Федерация Советы тарафыннан хуплау тапкан. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Сишәмбе, 25 июльдә, парламент тарафыннан кабул ителгән документ пациентны дистанцион кабул итү һәм аның хәлен ерактан торып күзәтүне оештыру мөмкинлеген бирә.

Моннан тыш, канунда мәгълүмат системасын булдыру, операторлар, мәгълүматны җиткерүчеләр һәм кулланучылар ачыкланган, дип хәбәр ителә.

Болардан тыш канун, рецептларда медицина хезмәткәренең электрон имзасына карап, дару препаратлары әйләнешен, шул исәптән наркотик матдәлеләрне дә, контрольдә тотуны көчәйтү мөмкинлеген бирә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot