Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федерация Советы төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне штрафка тартырга тәкъдим итте
Рәсми чаралар һәм дини бәйрәмнәр үткәргәндә төнлә тынычлыкны бозарга мөмкин булачак.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр эшләү буенча комиссия адресына булган хатка сылтама белән хәбәр итә.
23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр тавышланган кешеләрне 1-3 мең сум штрафка тарту тәкъдим ителә. «Шау-шу» билгеләмәсенә хәтта артык кычкыртып җыр яки музыка тыңлау да эләгергә мөмкин.
Төзәтмә гамәлләре хокук бозуларны кисәтүдә гадәттән тыш хәлләрне бетерү, дини бәйрәмнәр һәм рәсми мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә тынлыкны һәм тынычлыкны бозуга кагылмый.
Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты әгъзасы Ирина Рукавишникова фикеренчә, бу яңалык төнлә тавыш чыгаруларны булдырмый калуга полицияне җәлеп итү проблемасын хәл итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз