news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация советы минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында законны хуплады

2019 ел башыннан аның күләме 117 сумга артачак.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Россия Федерация советы минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 117 сумга арттыру турындагы законны хуплады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме бу елның икенче кварталы яшәү минимумы яки 11280 сум белән тигезләшергә тиеш.

Федераль законнар буенча, һәр елны 1 гыйнвардан эшкә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме, узган елның II кварталы өчен яшәү минимумының 100 проценты кадәр булырга тиеш. 

Бу норма үз көченә керү нәтиҗәсендә, бөтен ил буенча 3,7 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100