news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы комитеты Татарстан Дәүләт Советының үзара салым буенча тәкъдимен хуплаган

Федерация Советында Татарстан тәҗрибәсен Россия төбәкләрендә өйрәнүгә һәм куллануга лаеклы уникаль тәҗрибә дип исәплиләр.

Федерация Советы комитеты Татарстан Дәүләт Советының үзара салым буенча тәкъдимен хуплаган
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Россия Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы керткән закон инициативасын хупладылар һәм ул якын көннәрдә төбәкләр палатасы пленар утырышына чыгарылачак. Сүз Татарстан депутатларының торак пунктның аерым өлешенә – урамына, микрорайонына, ишегалдына үзара салым җыю буенча гражданнар җыены уздыру турындагы тәкъдиме турында бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федерация Советы Комитетының федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре буенча утырышында үзара салым системасын җәелдерүдә Татарстан тәҗрибәсе Россия төбәкләрендә өйрәнүгә һәм куллануга лаеклы уникаль тәҗрибә дип билгеләп үтелә.

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин сенаторларга Татарстанда үзара салым системасы 2013 елдан эшләп килүен сөйләгән.

Гражданнар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум бүлеп бирелә. Шулай итеп, узган ел Татарстан бюджетыннан 835,6 млн, быел 899,7 млн сум чамасы акча бүленгән. 2014 – 2018 елларга бюджетара трансфертның гомуми күләме 3 млрд сумнан артык.

  • Татарстанда референдумнар елга бер тапкыр уза. Быел республиканың 43 муниципаль районында 845 референдум узды, анда килүчеләр 68,87 процентны тәшкил иткән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100