news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы кече сыйныф укучыларын бушлай ашату турындагы законны хуплады

Инициативаны гамәлгә ашыру өчен төбәкләр субсидияләр алачак, ә процессны этаплап җайга салу чараларына өч елга якын вакыт бирелә.

(Казан, 26 февраль , «Татар-информ»). Федерация Советы кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Балаларны тукландыру шартларын яхшырту идеясен беренче тапкыр узган елның апрелендә Дмитрий Медведев җиткерде. Инициативаны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем булдырылды.

Закон проектын Дәүләт Думасына сентябрьдә керттеләр, аның авторлары - ике палата спикерлары Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, шулай ук барлык парламент фракцияләре лидерлары. Документ «сәламәт туклану» төшенчәсен кертте, аның принциплары һәм үзенчәлекләре белән таныштырды.

2020 елның гыйнварында Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин барлык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр, дип белдерде. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты 6 февральдә дәүләт башлыгы төзәтмәләрен исәпкә алып, закон проектының яңа редакциясен раслады.

Инициативаны гамәлгә ашыру өчен төбәкләр субсидияләр алачак, ә процессны этаплап җайга салу чараларына өч елга якын вакыт бирелә.

Узган атнада документны Дәүләт Думасы хуплады. Володин искәрткәнчә, закон проекты балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100