news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы 2020 елдан минималь хезмәт хакын арттыру турындагы законны хуплады

Хәзер минималь хезмәт хакы 11 280 сум тәшкил итә.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Федерация Советы 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 130 сумга кадәр арттыручы законны хуплады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзер минималь хезмәт хакы 11 280 сум тәшкил итә.

Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова билгеләп үткәнчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру уңай нәтиҗә бирәчәк, ул хезмәт хаклары үсүгә, шулай ук йөклелек буенча пособиеләр, башка түләүләр артуга китерәчәк.

Галина Карелова шулай ук төрле төбәкләрдә минималь хезмәт хакы билгеләнгәннән югарырак булачак, чөнки Ерак Көнчыгышта, Төньяк төбәкләрдә һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә кешеләрнең хезмәт хакына арттырып түләү коэффициенты һәм өстәмә түләүләр үз йогынтысын сиздерәчәк, дип өстәде.


news_right_1
news_right_2
news_bot