news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Федерация" милли театрлар фестивале ел саен Грозныйда үтәчәк

Фестивпльдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнашты.

"Федерация" милли театрлар фестивале ел саен Грозныйда үтәчәк
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Федерация" милли театрлар фестивале Грозныйда төпләнеп калачак һәм биредә ел саен үткреләчәк. Бу хакта Чечен Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев фестиваль ябылу тантанасында игълан итте.

"Без бу көннәрдә фестивальнең дәвамы һәм аның ел саен үткәрелү кирәклеге турында сөйләштек. Республика башлыгы йөкләмәсе белән фестивальнең ел саен Грозныйда үткәреләчәге игълан ителә. Грозный шәһәре сезне ел саен якты йөз белән каршы алачак", - диде министр.

РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин дәрәҗәле фестивальне үзенә алган Грозныйны Мәскәү белән Питер рәтендәге театраль шәһәр дип атады.

  • Грозныйда "Федерация" милли театрлар фестивале ябылу тантанасында кунакларны Чечен Республикасы лидеры Рамзан Кадыйров үзе дә сәламләде. Тантаналы чарада Татарстан кунаклары да бар иде.
  • "Федерация" I бөтенроссия театр фестивале һәм аның кысаларында театраль форум Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтте. Фестивпльдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнашты. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итте. Болар - Камал театры һәм Әлмәт театры.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100