news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Федерация" милли театр фестивале кунакларын Рамзан Кадыйров сәламләде

"Безне - Россия кешеләрен - уртак тарих кына түгел, рухи кыйммәтләр дә берләштерә", - диде ул.

"Федерация" милли театр фестивале кунакларын Рамзан Кадыйров сәламләде
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Грозныйда "Федерация" милли театрлар фестивале ябылу тантанасында кунакларны Чечен Республикасы лидеры Рамзан Кадыйров сәламләде. Тантаналы чарада Татарстан кунаклары да бар иде.

Рамзан Кадыйров Театр елы игълан итүе һәм сәнгать үсешенә игътибары өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтләрен җиткерде. "Федерация" фестивале илебездә яшәүче төрле халыкларның театр сәнгате белн якынрак танышырга мөмкинлек бирде. Безне - Россия кешеләрен - уртак тарих кына түгел, рухи кыйммәтләр дә берләштерә", - диде ул.

"Чечен Республикасының беренче Президенты Əхмәт Кадыйров чечен җирендә тынычлык һәм тәртип урнашасына ышанды. Аның иң авыр елларда шәхси хезмт хакын республикада театрны торгызуга тапшыруы да символик мәгънәгә ия. Ул дөнья буйлап таралган мәдәният әһелләрен Чечен Республикасына кайтаруга зур көч куйды. Бүгенге Чечен Республикасы хәзер чәчәк аткан җир, халыклар өчен дуслык йорты", - диде республика башлыгы.

Рамзан Кадыйров РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинга Чечен Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дәрәҗәле исемен тапшырды.

Театраль фестиваль ябылу тантанасындва кунак буларак, Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм режиссер Алмаз Садриев, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Дилия Хәйретдинова, ТР Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина белән бергә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100