news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль законнардагы үзгәрешләрдән соң шәхси мәктәпләр эшләрме?

Федераль законнардагы үзгәрешләрдән соң шәхси мәктәпләр эшләрме?

(Казан, 27 декабрь, «Татар–информ», Виктор Смирнов). «Госмания» шәхси мәктәбе директоры Зөлфирә ханым Мөбәрәкшина 2005 ел чыгарылышы булмас дигән шөбһә белдерә. Мәгариф турында федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 1 гыйнвардан шәхси мәктәпләрне җирле бюджетлардан финанслау туктатыла.

З.Мөбәрәкшина сүзләренә караганда, йөз укучы белем алган «Госмания» мәктәбе ай саен Авиатөзелеш районы бюджетыннан 40 мең сум һәм иганәчеләр һәм ата-аналар түләүләре хисабына 30 мең сум ала иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1361 укучылы 11 шәхси аккредитацияләнгән мәктәп эшли. Хәзер Зөлфирә Мөбәрәкшина иганәчеләр эзләү белән шөгыльләнә.

Шул ук вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль–икътисади программалау бүлеге башлыгы Ираида Габишева хәбәр итүенчә, министрлык республика Премьер–министры һәм Финанслар министрлыгына шәхси мәктәпләрне 2005 ел ахырына кадәр финанслау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ул җаваплар ел азагына кадәр килер дигән ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100