Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль законнар җыелмасындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә республика бюджеты киләсе елда 5,7 миллиард сум югалтачак
Федераль законнар җыелмасындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә республика бюджеты киләсе елда 5,7 миллиард сум югалтачак
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). Бүген ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың финанс, казна һәм салым органнарының йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, узып баручы ел финанс системасы өчен уңышлы булды. Киләсе елга исә, бурычлар җиңелләрдән түгел, бу ташламаларны акчага әйләндерү законын гамәлгә ашыру һәм финанс системасын бюджетара мөнәсәбәтләрнең яңа системасына әзерләү белән бәйле.
Елга йомгак ясап, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, керемнәр 73,7 миллиард сум күләмендә көтелә – үз керемнәре 55,6 миллиард, федераль бюджеттан бирелгән акча 18,1 миллиард сум тәшкил итә. Ачыкланган бюджетны үтәү күрсәткече 102,8 процент күләмендә булачак дип күзаллана. Максатчан бюджет фондлары керемнәренә – 7,2 миллиард сум һәм җирле бюджетларга 13,8 миллиард сум көтелә. Керем өлеше үтәлү сәбәпле, бюджет дефициты каплатылган һәм барлык пландагы чаралар финансланган. Ел дәвамында бюджет даирәсе вәкилләренә хезмәт хакы һәм бюджет учреждениеләренең коммуналь хезмәтләр буенча чыгымнарына вакытында түләнгән. Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлылык дүрт тапкыр кимегән. Калган 74 миллион сум күләмендә бурыч ел ахырына кадәр каплатылырга тиеш, дип ассызыклады министр.
Киләсе ел республика бюджеты өчен киеренкерәк булачак, бу, беренче чиратта, федераль салым һәм бюджет турында законнар җыелмасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү белән бәйле, дип искәртте Р.Гайзатуллин. Әлеге үзгәрешләрдән республиканың берләштерелгән бюджет югалтуларының гомуми суммасы 5,7 миллиард сум күләмендә көтелә. Мондый шартларда социаль өлкә тармакларында бюджет чыгымнарын оптимальләштерү чаралары һәм бюджет учреждениеләренең түләүле хезмәт күрсәтүе бюджетчыларга хезмәт хакын арттыруның төп ысулларыннан берсе булып кала. Киләсе елда халыкка түләүле хезмәт күрсәтүдән республика бюджетына керем – 2,3 миллиард сум, җирле бюджетларга 950 миллион сум тәшкил итәчәк дип көтелә.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының ТР буенча идарә җитәкчесе Ринат Хәйров, ТР хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, РФ Финанслар министрлыгы федераль казначылыгының ТР буенча идарә җитәкчесе Марат Зарипов, Федераль финанс–бюджет күзәтчелеге хезмәтенең ТР территориаль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Әнәс Адыев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз