news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Федераль үзәк Казан Спорт академиясен финанслауга елына 1 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк
“Шулай итеп ул федераль академия, аны карап тоту чыгымнарын да федераль бюджет финанслаячак”, - дип ассызыклады Марат Бариев
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда Татарстан дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе инфраструктурасын карап тоту чыгымнарына ел саен федераль бюджеттан 1 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазыйфаларын башкаручы Марат Бариев белдерде.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазыйфаларын башкаручы Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясен гамәлгә куючылар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тәкъдиме буенча академияне Чаллы филиалын саклап калып Казанга күчереләчәген искә төшереп үтте. Академия базасында спорт фәнни-мәгариф кластеры оештырылачак.
Россиядә һәм Ауропада иң яхшы вузларның берсе булып танылган Спорт академиясе балансына Универсиаданың 7 объекты, Универсиада авылының “С” кластеры тапшырылачак, дип белдерде Марат Бариев. Моннан тыш, Казанда Универсиада авылы каршында уку корпусы (бу максатларга 350-400 млн. сум акча кирәк) һәм авыл территориясендә тагын бер бина төзеп файдалануга тапшыру ниятләнә.
“Федераль академия буларак аны карап тоту чыгымнарын федераль бюджет финанслаячак”, - диде Марат Бариев. Якынча исәпләүләр буенча вузны карап тоту һәм куелган бурычларны хәл итү өчен елына 1 млрд. сум акча кирәк булачак, дип белдерде ул. Ректор Александр Кузнецов сүзләренчә, хәзер Чаллы академиясен финанслау елына 100 миллион сум тәшкил итә.
Академия тулы көченә 2015 елда эшли башлаячак, дип белдерде Марат Бариев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot