Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының селектор киңәшмәсендә лесничестволар оештыру һәм янгын сүндерү мәсьәләләре турында фикер алышынды
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының селектор киңәшмәсендә лесничестволар оештыру һәм янгын сүндерү мәсьәләләре турында фикер алышынды
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Елена Чембаева). Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының яңа РФ Урман кодексын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе булды. Татарстан ягы белән элемтә “Таттелеком” ААҖнең селектор киңәшмәләр залында узды. Әлеге чарада ТР урман хуҗалыгы министры Зөфәр Абдуллин катнашты.
Киңәшмәне Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Валерий Рощупкин алып барды. Биредә лесничестволар булдыру һәм урман хуҗалыгы регламентларын эшләү, 2007 елда финанслау, федераль бюджет акчаларын тоту, агач материалларын законсыз әзерләү – урманнар торышын тикшерү нәтиҗәләре һәм Карелия Республикасының Чита өлкәсендә урманнан файдалануны, агымдагы елда урман янгыннарын сүндерүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Яңа урман кодексы 2007 ел дәвамында урман хуҗалыкларына чараларның тулы комплексын башкарырга мөмкинлек бирә. 2008 елның 1 гыйнварыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә кайбер вәкаләтләр, шул исәптән урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны саклау һәм яңадан җитештерү федераль дәрәҗәдән төбәкләргә күчерелә. Урманнарны саклау һәм яңадан җитештерү буенча чаралар аренда зонасыннан читтә һәм аренда зонасында арендаторлар тарафыннан дәүләт хакимияте органнары тарафыннан башкарыла. Шул ук вакытта дәүләт хакимияте органнары әлеге эшләрне үтәүгә заказны сату үткәрү юлы белән урнаштырачак. Лесничестволарны үзгәртү буенча эшләр көтелә, алардан урман хуҗалыгын алып бару, контрольдә тоту һәм күзәтү функцияләрен башкара торган лесничестволар ясалачак. Реформалар нәтиҗәсендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре саны кимиячәк. Урман хуҗалыкларына хуҗалык функцияләре бизнес-структураларга биреләчәк, алар урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләрне подряд килешүләре буенча конкурс нигезендә башкарачак.
Федераль субвенциляәр субъектларга тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру белән бәйле киң эшчәнлек спектры буенча тәкъдим ителә. Шуңа күрә лесничестволар булдырганда кайсы эшләрнең идарәче блогына керүен һәм аренда мөнәсәбәтләре территориясендә яңадан булдырылган лесничестволар хезмәткәрләре тарафыннан үтәлүен билгеләргә, ягъни идарә итү һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген төгәл чикләргә кирәк. Лесничество дәүләт контроле белән шөгыльләнә, дәүләт урман реестр өчен мәгълүматлар җыюны башкара, тармак хисабын алып бара һәм урман хуҗалыгы регламентын гамәлгә ашыруны тәэмин итә. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, урман кодексы нигезендә, лесничество идарәнең территориаль органы түгел, ә территориаль берәмлеге булып тора, шуңа күрә аның оештыру-хокукый формасы төрле булырга мөмкин. “Федерация субъектларының күбесе реформаны вывеска алмаштыруда күрә – урман хуҗалыгы урынына лесничество, янәсе”, - дип билгеләп үтте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының инвентаризация һәм урманнар торышын бәяләү идарәсе башлыгы Николай Кашпор.
Урман янгыннарын сүндерүне оештыру җитди мәсьәләләр белән бәйле. “Әгәр 2006 елда урман янгыннарының 75-78 проценты ачыкланган көнне сүндерелсә, быел - бары һәр икенче янгын гына. Бүгенге көндә уртача алганда РФдә һәрбер янгын 40 гектар мәйданны алып тора. Узган ел – 20 гектар иде. Вазгыятьне бәяләү субъектларның башкарма хакимият органнары эшләренең тиешле дәрәҗәдә булмауны күрсәтә”, - дип билгеләп үтте Валерий Рощупкин.
Селектор киңәшмәсе барышында шулай ук Чита өлкәсендәге тикшерү нәтиҗәләре буенча агач материалларының законсыз әйләнеш проблемасы турында да фикер алышынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз