news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль университет галиме Татарстанда аномаль җылылык күпме дәвам итәсен сөйләде

Безнең төбәктә ноябрь аендагы аномаль җылылык атлантик циклон һәм аның фронтлары тәэсире белән аңлатыла. Бу хакта «Татар-информ» га бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«+5..+7 градус тәшкил итүче бу көчле аномалия — ноябрь түгел, октябрь һава торышы. Хәзер кыш алдыннан, уртача тәүлеклек температура җиңелчә түбән булырга тиеш, ә ул төнлә дә югары. Җылы һава торышы Россия территориясенең Европа өлешендә киң Атлантик циклон өстенлек итүгә бәйле, хәзерге вакытта без аның җылы секторына эләгәбез», — диде ул.

Төбәктә җылы һава торышы пәнҗешәмбе-җомгага кадәр тоткарланачак. Аерым көннәрдә Казанда һава 7-8 градуска кадәр җылыначак.

«Ноябрьнең артык җылы килүе — сирәк күренеш. 2013 елда гына моннан да җылырак булды», — дип билгеләп үтте Переведенцев.

Ноябрьдә аномаль җылылык мул явым-төшемнәр һәм атмосфера басымының кискен сикерүләре белән бергә килә, алардан һава торышына бәйле кешеләр интегә. Җомга көнне җылылык әкренләп кимүгә барачак, ә ял көннәрендә татарстанлылар салкыннар килүен тоячак. Әмма Россия Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ноябрьдә уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100