news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль трендлар һәм халыкара хезмәттәшлек: Казанда Вертикаль видео фестивале була

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Раптли» халыкара видеоагентлыгы белән килешү имзалаячак.

Федераль трендлар һәм халыкара хезмәттәшлек: Казанда Вертикаль видео фестивале була
Вертикаль видео – бүгенге көндә медиакиңлектә караулар саны һәм аудиторияне җәлеп итү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм тренд һәм иң популяр формат
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

28 майда Казандагы «Школа 21» цифрлы технологияләр мәктәбе базасында төбәк медиа өлкәсе өчен зур вакыйга – беренче республикакүләм Вертикаль видео фестивале узачак. Чараны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ оештыра. Фестиваль кысаларында «Раптли» халыкара видеоагентлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау көтелә.

Бөтен республикадан 350 эш: конкурсның масштабы һәм номинацияләре

Беренче фестивальгә кызыксыну белдерүчеләр саны оештыручылар көткәннән дә күбрәк булган – Татарстанның барлык почмакларыннан 350гә якын гариза кабул ителгән. Экспертлар комиссиясе барлык эшләрне караган һәм 322 оригиналь роликны сайлап алган.

19-22 майда RUTUBE, «Раптли» һәм «Татмедиа» белгечләреннән торган жюри конкурс материалларын өч номинациядә бәяләгән:

  • «Видеотарих» – вертикаль форматтагы тирән сюжетлы авторлык эшләре;
  • «Мәгълүмати ролик» – динамикалы һәм структуралы хәбәри видеолар;
  • «Күңел ачу ролигы» – аудиторияне беренче секундлардан ук җәлеп итә торган креатив, эмоциональ һәм үзенчәлекле контент.

Шамил Садыйков: «Техник база булдырылды, хәзер безнең алда бу юнәлештә актив һәм системалы эшне җайга салу бурычы тора»

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Татмедиа»ның стратегик өстенлекле бурычы

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бу юнәлешне үстерү – компаниянең стратегик өстенлекле бурычы, дип ассызыклады.

«Вертикаль видео – бүгенге көндә медиакиңлектә караулар саны һәм аудиторияне җәлеп итү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм тренд һәм иң популяр формат. Нәкъ менә шуңа күрә бу формат «Татмедиа» өчен дә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Күптән түгел, Матбугат көнен бәйрәм итү кысаларында, без барлык филиалларыбызны заманча җиһазлар белән тәэмин иттек: редакцияләргә яңа смартфоннар һәм стедикамнар тапшырдык. Техник база булдырылды, хәзер исә безнең алда бу юнәлештә актив һәм системалы эшне җайга салу бурычы тора. Иң яхшы федераль һәм дөньякүләм тәҗрибәләрне өйрәнүне күздә тотучы фестиваль бу юлда мөһим адым булачак», - диде ул.

Халыкара дәрәҗәгә чыгу: «Раптли» белән хезмәттәшлек

Рәсми өлештә «Татмедиа» АҖ белән Россиянең хәбәри видеоконтент булдыручы һәм бөтен дөньяга таратучы беренче видеоагентлыгы – «Раптли» арасында килешү имзаланачак. Бу хезмәттәшлек төбәк редакцияләре өчен яңа офыклар ачачак: алар алдынгы трансляция технологияләре белән танышачак, тәҗрибә туплаячак һәм республика контентын глобаль мәгълүмат көн тәртибенә интеграцияли алачак.

«Татмедиа» белән килешү төзү төбәк партнерларыбыз белән системалы эшнең мөһим өлеше булачак. «Раптли» ярдәмендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте югары сыйфатлы эксклюзив видеоматериалларның киң спектрын куллана алачак, бу компаниягә төбәк базарында лидер булып калырга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасының иң зур медиакомпаниясе белән хезмәттәшлек безнең видеоагентлык өчен дә бик мөһим. Килешү уртак эшебезне уңышлы башкару өчен ышанычлы нигез булыр дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте «Раптли» видеоагентлыгының Россиядәге һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендәге җитәкчесе Мария Антоненко.

Фестивальнең белем бирү программасы кысаларында индустрия лидерларыннан практик дәресләр һәм мастер-класслар булачак

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Федераль десант: операторлык сәнгате легендаларыннан һәм RUTUBE вәкилләреннән мастер-класслар

Фестивальнең белем бирү программасы кысаларында индустрия лидерларыннан практик дәресләр һәм мастер-класслар булачак:

  • «Операторлык эшенең нечкәлекләре: процессның физикасы» эксклюзив интенсивын RT телеоператор-куючысы һәм «Раптли» агентлыгының 22 ел эш стажы булган филд-продюсеры Дмитрий Самсонов үткәрәчәк. Спикер Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университетында белем алган. Дмитрий РФ Президентының Рәхмәт хатына лаек булган һәм Russia Today эфиры тарихында иң беренче сюжетны төшергән. Президент пулында эшләгән, G8, G20, BRICS саммитларын, Сочи Олимпиадасын төшергән, дөньяның 70 илендә командировкаларда булган һәм хәтта бозваткыч бортыннан уникаль туры репортаж ясаган.
  • «RUTUBE мәйданчыгында Shorts: канал ачудан алып вертикаль контент урнаштыруга кадәр» интенсивын RUTUBE Блогерлар академиясе эксперты һәм «Shorts» махсус профильле курсы спикеры Виктория Кузьмичева алып барачак. Виктория – һөнәре буенча гына түгел, белеме буенча да профессиональ продюсер (Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) продюсерлык факультетын тәмамлаган), креатив мобиль видеомейкер, музыкаль башкаручы һәм «Мятный монтаж» монтажлау осталыгы курсы авторы. Ул Россиянең иң популяр артистлары һәм блогерлары өчен масштаблы контент-проектлар, «Россия-1» каналында телевизион проектлар, шулай ук Кытайда халыкара креатив тамашалар әзерләгән.

Казандагы фестивальдә Виктория катнашучылардан килгән конкурс эшләрендәге хаталарны анализлаячак, «вируслы» роликлар монтажлау серләре белән уртаклашачак һәм RUTUBE Блогерлар академиясеннән вертикаль контент булдыру буенча эксклюзив курска махсус QR-код бирәчәк.

«Төбәк медиа чаралары уникаль карашка һәм үзенчәлекле ихлас фактурага ия. Мин фестивальдә катнашучыларга федераль платформаларның нәтиҗәле алгоритмнарын бирәчәкмен. Без «вируслы» роликлар төшерергә, RUTUBE платформасында канал ясарга, тамашачыны беренче секундлардан ук җәлеп итәргә һәм миллионлаган караулар җыярга өйрәнәчәкбез», - диде Виктория Кузьмичева.

Киләчәк технологияләре һәм финал

Классик контент-мейкингтан тыш, фестивальдә киләчәк технологияләренә дә игътибар биреләчәк. Махсус мастер-класста холдинг белгечләре ясалма фәһем компетенцияләре – треклар генерацияләү, апскейлинг (видеоның сыйфатын нейрочелтәрләр ярдәмендә автомат рәвештә яхшырту) өчен промптлар язу һәм башкалар турында сөйләячәк.

28 майда фестивальнең финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Республиканың иң яхшы вертикаль роликлар әзерләгән авторларына федераль осталар лаеклы бүләкләр тапшырачак.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot