news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль ташламалардан файдаланучылар социаль пакетны төрле формада алырга мөмкин

Федераль ташлама алучыларның барысына да 1 октябрьгә кадәр үк 2019 елга социаль пакет формасын билгеләү мөмкинлеге бирелде.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләр җыелмасын нинди формада (натураль рәвештә яки акчалата) сайлау хокукына ия. Россия Пенсия фондының Казанның Совет районындагы идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Федераль ташлама алучыларның барысына да 1 октябрьгә кадәр үк 2019 елга социаль пакет формасын билгеләү мөмкинлеге бирелде.

«Бүген Казанда социаль пакетның бәясе аена 1 мең 75 сум 19 тиен тәшкил итә. Моңа тиешле дарулар белән тәэмин итү (828,14 сум), шифаханә-курортларда дәвалану өчен юлламалар бирү (128,11 сум), шәһәр яны тимер юл транспортыннан бушлай файдалану, шулай ук шәһәрара транспортта йөрү (118,94 сум) керә», - дип искәрттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot