news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль ташламадан файдаланучы 377200 татарстанлының 297489ы аннан баш тарткан

Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итә

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Федераль ташламалардан файдаланучылардан Татарстанда гомер итүчеләр, 1 октябрь мәгълүматлары буенча, 377200 кеше исәпләнә. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан кулланырга хокукы булганнардан 2010 елга тулысынча яки өлешчә аннан акча исәбенә баш тартулары турында 297489 кешедән гариза алынды, ягъни бу федераль ташламалардан файдаланучыларның 78,9 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

 2009 елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан 36668 кешенең 6049ы 2010 елда социаль пакетын кайтарган, шуларның 4386сы – бары тик медицина хезмәтләре өлешен, дип белдерде М.Имамов.

 Искәртеп үтәбез: федераль ташламалардан файдаланучыга елына бер генә тапкыр 1 октябрьгә кадәр киләсе ел өчен ташламалы рецептлар буенча дару һәм медицина ярдәме алырга яки аның урынына каралган акчаны сайларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100