Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль таныклыклар банкында теркәлмәгән вузларны тикшерү көтә
Быелгы яңалыкларның тагын берсе вузларның кабул итү комиссияләренә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре чагылыш тапкан документның оригиналын яки аның күчер
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Һәр әзерлек юнәлеше буенча укучы 4 предметтан имтихан тапшырырга тиеш. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, боларның нинди предметлар икәнлеген югары уку йорты билгеләргә тиеш. Киресенчә булганда, бу инде хокук бозуларга китерәчәк ”, - дип аңлатып үтте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова.
Быелгы яңалыкларның тагын берсе вузларның кабул итү комиссияләренә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре чагылыш тапкан документның оригиналын яки аның күчермәсен күрсәтергә кирәк булмау белән бәйле. Ягъни абитуриент теге яки бу предмет буенча балларны кулдан гына да теркәп куя ала. Югары уку йорты, үз чиратында, федераль таныклыклар банкына мөрәҗәгать итеп, мәгълүматларның дөреслеген тикшерә. Моның өчен югары уку йортларының федераль таныклыклар банкында теркәлгән булуы зарур. “Без федераль таныклыклар банкында теркәлмәгән вузларны тикшерәчәкбез”, - диде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе.
“Абитуриент кайсы югары уку йортында укырга теләвен төгәл белгәннән соң гына, документларының оригиналын андагы кабул итү комиссиясенә тапшырсын”, - диде Л.Глебова. Билгеле буганча, быел абитуриентларга, документларын 5 югары уку йортына 3 юнәлеш буенча тапшырып, бәхетләрен сынап карарга мөмкинлек тудырыла.
Любовь Глебова билгеләп үткәнчә, быел укучылар, югары уку йортларына керү өчен кирәк булган предметлардан тыш, тагын башка предметлар буенча да имтиханнар тапшырырга теләгән. Бу предметлар арасында табигый-техник циклга караган физика, химия, информацион-коммуникатив технологияләр фәннәре күпчелекне тәшкил итә. “Димәк, егет-кызлар Бердәм дәүләт имтиханын бирүдән курыкмый. Быел вузларның техник юнәлешләрендәге белгечлекләренә, узган елгыга караганда, кеше күбрәк киләчәк”, - диде ул. Бу күренешнең бөтен Россия, шул исәптән Татарстан өчен дә хас булуын белдереп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз