news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль стандартлар буенча совет яңа мәктәп стандартларын хуплады

Россиядәге барлык мәктәпләр һәм укытучылар шушы стандартларга нигезләнеп эшли.

Федераль стандартлар  буенча совет яңа мәктәп стандартларын хуплады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча совет гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын карады һәм хуплады. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу мәктәп программасының асылын чагылдыра торган төп документ, аңа илнең барлык мәктәпләре һәм укытучылары ориентлаша.

Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш өстенлекләренә таянып, стандартларны һәм белем бирү программаларын яңарту бурычы ил Президенты тарафыннан куелды һәм глобаль стратегик бурычны үтәүгә — Россияне гомуми белем сыйфаты буенча дөньяның иң яхшы илләре унлыгына чыгаруга юнәлдерелде.

Яңарту өстендә эш ел ярымнан артык барды һәм аның нәтиҗәләре буенча эксперт оешмаларының йөздән артык рәсми бәяләмәсе, шулай ук нәтиҗәләре белем бирү стандартларының эчтәлеген уңай бәяләгән төбәкләрдән бәяләмәләр алынды.

Яңа проектларның иң мөһим аермасы — стандартларда һәр предмет өлкәсе буенча конкрет эчтәлек барлыкка килде, бу аларны педагоглар өчен дә, ата-аналар һәм укучылар җәмгыяте өчен дә аңлаешлы итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100