news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль салым хезмәте татарстанлыларны Яңа елга салым бурычыннан башка керергә чакырды

Яңа ел алдыннан Татарстан халкын салым бурычлары бармы-юкмы икәнен тикшерергә һәм аларны бәйрәмнәр җиткәнче түләргә чакырдылар. Федераль салым хезмәте шундый тәкъдимен җиткерде.

Моны салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Физик затның салымнары» мобиль кушымтасында тикшерергә мөмкин.

Федераль салым хезмәтендә искәртүләренчә, вакытында түләмәгән очракта салым түләүчегә пени исәплиләр, ул түләү чыгымнарын арттырачак. Закон таләпләрен үтәмәүнең тискәре нәтиҗәләренә юлыкмас өчен үзеңнең салым йөкләмәләреңне тикшерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot