news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Моның өчен алдан язылу сорала

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 октябрь көнне, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җитәкчесе Марат Сафиуллин Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә халыкның сорауларына җавап бирәчәк.

Гражданнар Казанның Кремль урамы, 12/20 адресы буенча 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Моның өчен (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә республика башкаласы сайты ТР буенча салым инспекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100