news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль салым хезмәте Россиянең иң өлкән эшкуарын ачыклады

Эшкуар Мәскәүдә яши, азык-төлек продуктлары һәм тәмәке белән сату итә.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россиянең иң өлкән эшкуарына – 94 яшь. Бу хакта RT телеканалы Федераль салым хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, эшкуар Мәскәүдә яши, азык-төлек продуктлары һәм тәмәке белән сату итә.

Ведомство шулай ук иң яшь эшкуарны атады. Аңа нибары 14 яшь.  

news_right_1
news_right_2
news_bot