news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль салым хезмәте җитәкчесенә "Әл-Гыйззәт" орденын тапшырдылар

Танылган дин эшлеклесе Әхмәдзәки оныгы Марат Сафиуллин Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең олуг бүләген алды.

Федераль салым хезмәте җитәкчесенә "Әл-Гыйззәт" орденын тапшырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүләкне  Марат Сафиуллинга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин исеменнән  Нурлат районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Маннапов тапшырды.  Исегезгә төшереп узабыз, бүген Татарстан Диния нәзарәтендә “ II Әхмәдзәки хәзрәт укулары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

«Узган ел Норлатның Кулбай-Мораса авылында Әхмәдзәки хәзрәт хөрмәтенә багышлап беренче укулар оештырылган иде, – диде Ленар Маннапов. –  Безнең чарага Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Әхмәдзәкинең 120 елыгына  “Әл-Гыйззәт”  ордены алып килгән иде. Ул вакытта Әхмәдзәкинең оныгы  Марат Сафиуллин тантанага килә алмады. Тәлгать хәзрәт бүләген менә бүген хуҗасына тапшырыга насыйп булды. Авыр елларда совет чорында да диннән тайпылмаган, башкаларга дин сабагы өйрәткән, иманына тугры калган шәхесләргә генә тапшырыла торган олы бүләк ул».

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең “Әл-Гыйззәт” (дан, намус, абруй дигәнне аңлата) ордены белән 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм 2016 елда Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Әхмәдзәки Сафиуллин ( үлгәннән соң) бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100