Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсенә тапшырылды
Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Федераль Сабантуй символы - бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылды.
Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Александр Костомаровка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тапшырылды.
Александр Костомаров Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских исеменнән барлык катнашучыларны Сабантуй милли бәйрәме белән котлады. «Без Федераль Сабантуйның әлеге символын зур җаваплылык белән кабул итәбез һәм 2022 елда узачак бәйрәмне матур итеп үткәрергә сүз бирәбез», — диде. Александр Костомаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз