news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Сабантуйда татар токымлы атлар катнашмый

«Дөресен әйтик: ипподромда чабышкы атлар өчен каралган мәйдан юлы комнан ясалган. Аннан татар токымлы атларга чабу авыр бирелә», - диде Наталья Канакова.

Федераль Сабантуйда татар токымлы атлар катнашмый
Зилә Мөбәрәкшина

Ульяновск ипподромы директоры Наталья Канакова Бөтенроссия Сабантуй кысаларында ипподромда ат чабышларында татар токымлы атлар катнашмавын әйтте.

Дөресен әйтик: ипподромда чабышкы атлар өчен каралган мәйдан юлы комнан ясалган. Аннан татар токымлы атларга чабу авыр бирелә. Алар өчен уңайлы мәйдан - Казан ипподромы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, татар токымлы атларны да катнаштырмакчы булганнар, ләкин бары тик өч кенә гариза килгән. «Өч татар токымлы ат кына чапса кызык булмас, дидек», - ди ул.

«Гомумән, Татарстаннан чабышкы атлар бар. Буадан - Галимҗановлар гаиләсе, Татнефтьтән Геннадий Большаков, Альберт Хамбиков һ.б. атлары белән катнаша», - диде Наталья Канакова.

Искәртеп үтик, ипподромда ат чабышлары башланды. Барлыгы 2200 метр, 1600 метр дистанциягә җиде тапкыр узышу оештырыла. Орлов токымлы юртак атлар өчен аерым заезд булачак. Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән җайдаклар катнаша.

Төп бүләк - 1,2 миллион сумны Ульяновск өлкәсе Губернаторы тапшырачак. Сабантуйның төп бүләге - 1 миллион сум. Гомуми приз фонды - 5 миллион.

Моннан тыш, Сабантуй спорт программасы кысаларында армспорт һәм гер спорты буенча ярышлар, аркан тартышу һәм милли спорт-уен программасы, шул исәптән балалар өчен дә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100